Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Наркотиклар керү юлына киртә коралар

Россия Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлекчәләре 6 декабрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Наркотикларның, шул исәптән яңа төрләрнең таралу масштабы җәмгыять өчен зур куркыныч тудыра. 

Ел саен наркотиклар мең-ләгән гражданны кешелеген югалтырга мәҗбүр итә, үтерә, балаларның, яшьләрнең язмышларын җимерә, гаиләләргә кайгы-хәсрәт китерә, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен какшата. Наркотиклар әйләнешен вакытында кисәтү, аларны таратучыларны һәм җитештерүчеләрне вакытында ачыклау иң мөһим чаралар булып торалар. Соңгы елларда наркотик матдәләрнең яңа синтетик төрләре барлыкка килүе кешелек дөньясына афәт алып килмәгәе, дип кайгыра психотерапевтлар. Хәзерге вакытта психоактив матдәләр белән мавыгуның балигъ булмаганнар арасында киң таралуы аеруча хәвефле. Бу турыда һәм гомумән Әлмәт җирлегендә наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту эшенең ни рәвешле алып барылуы турында безгә шул бүлекнең  начальнигы, полиция подполковнигы Айрат Тәлгать улы Хәйруллин үзе сөйләде.

- Әлмәт - тормыш дәрә-җәсе югары булган сәнәгый шәһәрләрнең берсе. Шуңа күрә дә наркотик таратучылар калабызны аеруча «үз күрә». Алар биредә үзләренең җинаятьчел гамәлләренең тамырларын ныграк һәм күбрәк җәелдерергә тырышалар. Төп юнәлеш - контактсыз рәвештә закладкалар куеп калдыру. Закладкалар урнаштыру буенча шифрланган инструкцияләр мессенджерлар аша тормышка ашырыла. Ясалма рәвештә җитештерелүче синтетик наркотиклар бүген аеруча популяр. Ул безнең Әлмәттә генә түгел, россиякүләм дә шулай. Без соңгы елларда ачыклаган җинаятьләрдә үсемлекләрдән ясалганнары да өстенлек итүен күрәбез. Сүз тарта торган наркотик-лар турында бара. Саннарга килгәндә, агымдагы елда 3 килограммга якын наркотик матдәләр әйләнештән алынды. Соңгы елларда яшүсмерләрнең наркотик матдәләр таратуга күбрәк җәлеп ителә баруы борчуга сала. Яшерен-батырын түгел, балигъ булмаганнар әлеге җинаятькә тиз тартылалар бит. 

Яшьләр тиз ышанучан һәм, дөресен әйткәндә, җиңел юл белән акча эшли алуга кызыгалар. Быел гына да ике балигъ булмаган үсмер закладкалар ясаганда тоткарланды. Шунысы аеруча сагаерга мәҗбүр итә - яшьләр бит алар үзләре тирәсендәге дусларын да әлеге эшкә җәлеп итәргә тырышалар. «Курыкма, белмәячәкләр дә, күрмәячәкләр дә, тотсалар да әллә ни булмый, тотсалар да «условка» гына булачак», дип ышандыра аларны шушы тайгак юлга этәрүчеләр. 

Әле бит таратучылар гына түгел, кулланучы яшьләр дә байтак җәмгыятебездә. Андыйларга инде без төрле службалар белән үзара элемтәгә кереп ярдәм итәргә дә тырышабыз, чөнки наркотиклар кулланып караган кеше үлем сайлый дигән сүз ул. Әгәр дә наркотикны бер кулланып караса, аннан баш тартырга сәбәп калмый. Ә наркотик сузган кешегә бары тик акча кирәк. Шуңа күрә ул теләсә нинди хәйләгә барырга мөмкин. Шул чакта катгый итеп «юк» дип әйтә алсаң, тормышта бик зур күңелсезлекләрдән котылырга була. Мәктәп укучылары, студентлар белән профилактик чаралар, очрашулар уздырганда бу турыда без кабат-кабат искәртәбез. Наркотиклар кулланган кешегә дә һәрдаим акча кирәк, шуңа күрә дә ул теләсә нинди җинаятькә барырга мөмкин. Статистика күрсәткәнчә, бүгенге көндә барлык төр җинаятьләр арасында наркотиклар тарату һәм мошенниклык өстенлек итә. Аларның схемалары охшаш дияр идем мин. Мисал өчен, кеше интернет челтәренә керә һәм өстәмә эш эзли башлый һәм шунда ук я мошенниклар ятьмәсенә, я шул наркотик закладкалары ясарга вербовкалаучыларга эләгергә мөмкин. Җиңел генә акча эшләргә теләүчеләр аеруча тиз кабалар бу капкынга. Тик шуны истә тотарга кирәк, наркотиклар белән бәйле җинаятьләрдә «шартлы» рәвештә җәза алу һич мөмкин түгел. Аларны тарату авыр җинаятьләр төренә керә һәм сигез һәм аннан да күбрәк елга иректән мәхрүм ителүне күздә тота.

Әлмәт җирлегенә наркотиклар нигездә Яр Чаллы, Казан каналларыннан килә. Саратовтан алып килүчеләрне дә тоткарлаган идек. Шәһәрдә нарколаборатория оештырырга тырышучылар да булды. Аларны вакытында ачыклый алдык.

Элегрәк наркотик кулланучы әлмәтлеләр чимал артыннан транзит шәһәрләрнең берсе булган Бөгелмәгә баралар иде. Хәзер хәл башкача. Наркотик матдәләрне хәзер теләсә кайсы төр машиналарда йөртәләр. Ак порошок тутырылган капчыклар - бу кино гына түгел, реаль күренеш. Аны гадәттә соңыннан дозаларга бүлеп тутыралар. Безнең бурыч - шул җи-наятьчеләрне тоткарлау. Наркопритоннарны ачыклауны да дәвам итәбез. Быел гына да өч шундый притонны яптык, дүртенчесенең эзенә төштек. Үзебез дә ачыклыйбыз, торак йортларда яшәүчеләр дә хәбәр итә. Мессенджерлардагы шифрлы язуларны, «методичка»ларны безнең хезмәткәрләр тиз ачыклау мөмкинлегенә ия. Әлбәттә, «хуҗа»лар закладка куючыларны үз-үзләрен ничек тотарга, ничек сөйләшергә өйрәтәләр, ләкин үзләренең «хезмәткәрләре» язмышы өчен бөтенләй кайгырмыйлар. Тотылдылармы - ярар, икенчеләре табылыр дигән принциптан чыгып эш итәләр.

Әйләнештән алынган наркотикларны кая куялар икән дип сораучылар бар - җинаятьчеләргә карата хөкем карары гамәлгә керү белән алар юк ителә. Наркотикларның законсыз әйләнешен кисәтүдә Әлмәт структур бүлекчәсе нәтиҗәле эш алып бара, хезмәткәрләр профессионаллар, шуңа күрә шәһәрдә нарковәзгыять нык-лы бәйдә дип әйтә алам. Эшебез бик җаваплы.

Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан бүлектә эшләүче барлык хезмәткәрләрне дә кайнар котлыйм һәм  эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә иминлек телим, - дип тәмамлады сүзен Айрат Тәлгатович. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса