Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле полиция хезмәткәрен мыскыл иткән һәм авылдашын үтерү белән янаган

Ир-атны ике эпизод буенча хөкем иттеләр.

Әлмәттә хакимият вәкилен халык алдында мыскыл итүдә һәм үтерү белән янауда гаепләнгән җирле кешегә хөкем карары чыгарылды. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта ачыкланганча, эш фигуранты, исерек килеш, шаһитлар алдында протокол төзү өчен хезмәт машинасына керергә кушкан  участок полициясен мыскыл итә, үзен агрессив тота, ризасызлыгын белдерә, әдәпсез сүзләр әйтә. Барысы да Әлмәт районының бер авылында була.

Моннан тыш, шул ук көнне кибетләрнең берсендә гаепләнүче авылдашына үтерү белән яный.

Әлмәтле ике эпизод буенча да үз гаебен таныды. Мировой судья аңа 11 ай шартлы рәвештә ике елга сынау срогы белән җәза билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса