Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә автоледины ачылып киткән машина ишеге өчен хөкем иттеләр

Бу вакыйга юл-транспорт һәлакәте дип бәяләнә.

Әлмәттә яшәүче хатын-кызны авария урынын калдырган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иттеләр. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Административ хокук бозу турындагы эш материаллары буенча, хәрәкәт итә башланганда «Ладе»дагы йөртүче машинаның арткы ишеге ябык булуына инанмаган. Ул ачылып китеп,  Мерседеска бәрелгән. Әлмәтле чыгып карый, яңадан китеп бара. Бәрелгән машинада зыян тапмадым дип белдерә. 

Мировой судья Әлмәттә яшәүче хатын-кызны гаепле дип таныды һәм аны бер елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса