Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Төнлә кычкырып музыка тыңларга яраткан әлмәтле штрафка тартылачак

Ир-атка 500 сум түләргә туры киләчәк.

Әлмәтлегә карата административ хокук бозу турындагы эш каралды. Ир-ат төнге сәгать икедә кычкырып музыка тыңлый, кычкырып сөйләшә. Күршеләренең сүзләренә җавап бирми, аларга меломанны тынычландырыр өчен полиция чакыртырга туры килә.

«Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында» Татарстан законы нигезендә эш көннәрендә 22:00дән 6:00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 22:00дән 9:00 сәгатькә кадәр тавыш чыгарырга ярамый.

Мировой судья әлмәтлене гаепле дип тапты һәм 500 сум штраф билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса