Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле аек булмаган хәлдә руль артына утырган өчен хөкем ителде

Аның 2 ел машина йөртү таныклыгы булмаячак.

 22 яшьлек әлмәтле исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителде.

Судта апрель аенда егетнең аек булмаган килеш «ВАЗ-211340» руле артына утыруы ачыкланган. Хокук саклау органнары аның машинасын Нефтьчеләр урамындагы гипермаркет парковкасында туктата. Документларны тикшергәндә, егетнең инде исерек килеш йөргәне ачыкланган.

Суд яшь кешегә ике елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итеп, 300 сәгать мәҗбүри эш билгеләде, дип хәбәр итә Әлмәт прокуратурасының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса