Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Яраклылык срогы чыккан булган

Әлмәттә яшәүче берәү кулланучылар хокукларын яклау турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать иткән.

Аңа яраклылык срогы чыккан сало сатканнар. Ир җавапка тартырга теләгән сатучыдан әхлакый зыян өчен компенсация түләтүләрен таләп итә.

Дәгъвада күрсәтелгәнчә, 15 апрельдә ул сало сатып алган. Өйгә кайтканнан соң  продуктның бозылган булуын - аннан сасы ис килүен ачыклаган. Баксаң, товарның яраклылык срогы чыккан булган. Төргәктә яраклылык срогы 30 тәүлек тәшкил итә дип язылган. Ә бу срок 11 марттан алып 10 апрельгә кадәр булып чыккан.

Ир бу турыда сатучыга барып хәбәр иткән. Аңа шушы көнне үк сатып алган продукт суммасын тулысынча кире кайтарганнар. Моңа гына риза булмыйча, ир судка мөрәҗәгать иткән һәм җавап бирүчедән әхлакый зыян өчен 1000 сум компенсация, штраф һәм почта чыгымнарын түләттерүләрен таләп иткән.

Шул ук вакытта дәгъва белдерүче үзе суд утырышына килмичә, эшне аңардан башка гына карауларын сораган. Җавап бирүченең ышанычлы вәкиле дә суд процессында катнаша алмаган, әмма отзывта компенсацияне тулы күләмдә түләттермәүләрен үтенгән.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законының 5 нче маддәсе 5 нче пунктында яраклылык срогы чыккан товарны сату тыелуы турында бәян ителә.

Шуның нигезендә суд дәгъваны өлешчә канәгатьләндергән. Сатучыдан әхлакый зыян өчен 500 сум,  250 сум штраф һәм 75 сум күләмендә почта чыгымнарын түләттергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса