Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Төзәтү колониясенә озатылды

Әлмәтле таныш түгел кешегә авыр тән җәрәхәте ясаган өчен хөкем ителде.

Ачыкланганча, агымдагы елның 1 гыйнварында әлмәтле аек булмаган хәлдә үзе яшәгән подъездда фатир ишеге төбендә таныш булмаган кешегә пычак белән күкрәк читлегенә берничә тапкыр кадый. Теге кеше танышларына Яңа елны билгеләп үтү өчен килгән булып чыга. Судта хөкем ителүче үзенең гаебен өлешчә генә таный. Аның әйтүенчә, зыян күрүчене ул үз фатирына керергә маташа дип аңлаган һәм пычак ярдәмендә һөҗүм итеп аннан сакланган.

Суд 59 яшьлек әлмәтлене РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсе 2 нче өлеше «з» пунктында күздә тотылган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты һәм аңа җәза срогын гомуми режимлы төзәтү колониясендә үтү шарты белән 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса