Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Кырын гамәл юньлегә илтми

Наркотиклар таратуда тотылган Әлмәт студентларына карата хөкем карары чыгарылды. Алар тыелган матдәләрне капларга төреп, «закладка»лар ясаганнар.

Әлмәт студентлары уңайлы һәм табышлы, әмма законсыз рәвештә өстәмә акча эшләү җаен тапканнар. Сыгылмалы график, өйдән генә эшлисең,  тулы булмаган эш көне, түләү яхшы, һөнәри үсеш мөмкинлеге һәм... кимендә 10 елга иректән мәхрүм ителү ихтималы. Егет белән кыз фатир арендалап, наркотиклар төрү белән шөгыльләнгәннәр. Соңыннан аларны үзләре үк тиешле урынга илтеп куя, ягъни «закладка» ясый торган булганнар. Тик көннәрдән беркөнне алар наркоконтроль оперативниклары күзенә чалыналар һәм, нәтиҗә буларак, хөкем ителүчеләр эскәмиясенә килеп эләгәләр. Алар арендалаган фатирдан дүрт йөз граммга якын көчле наркотик - мефедрон табып алына. Гамәлдәге законнар нигезендә бу зур күләм буларак билгеләнә.

Суд материалларыннан мәгълүм булганча, билгеле бер шөгыле булмаган, әмма инде наркотиклар сатуда шактый тәҗрибәсе (үзенең поставкалар каналы, зур төргәкне кайдан алырга мөмкин булуын һәм кайда таратырга кирәклеген әйтеп торучы поставкалаучысы) булган кыз 2021 елның көзендә Совет урамындагы бер йортта арендага фатир биреп торучыны таба һәм шунда студент егет белән «бизнесларын» җәелдереп җибәрәләр. Бергәләп наркотикны капларга бүләләр, аннары егет аларны шушы микрорайонда яшерен урыннарга таратып чыга. Тельман, Совет, Сөләйманова урамнары - нәкъ менә шушы урамнардагы йортларда оперативниклар наркотик төрелгән капларны таба да.

Фатирда үткәрелгән тентү вакытында үлчәү, резин перчаткалар, изолента төргәге, скотч, фасовкалау өчен каплар, фольга табыла. Тәҗрибәле оперативниклар фатирда наркотик-лар табылмаган очракта да биредә ни белән шөгыльләнүләрен тиз аңларлар иде. Ләкин бу очракта дүрт йөз граммга якын матдә дә табыла.

Яшьләр кырын эш белән шөгыльләнгән арада аларга өченче кеше - 17 яшьлек яшүсмер дә килеп кушыла. Тик анысы җинаять эшендә шаһит буларак кына барса да, «Җинаятькә балигъ булмаган кешене җәлеп итү» маддәсе буенча гаепле кызга карата җәза срогын тагын да арттыра.

Гаепләнүчеләр үз гаепләрен таныйлар. Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә соңгы сүз бирелгәч, кыз: «Гаебемне өлешчә таныйм, кылган гамәлләрем өчен үкенәм. Гадел хөкем итүегезне үтенәм», - ди. Егет исә җинаять юлына нәрсә этәрүен аңлатырга тырыша. «Гаебемне тулысынча таныйм, - ди ул. - Кылган гамәлләрем өчен үкенәм. Бу юлга ни өчен барганыма аңлатма биреп үтәсем килә. Минем әнием үлде, эчә иде, әтием дә наркотик кулланудан вафат булды. Әбием белән апама мине игелекле, миһербанлы кеше итеп тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Мин хөкем ителүче кыз белән таныштым, аның туган апасы авыру иде, аңа ярдәм итәсем килде. Әмма мин бер кешенең тормышын сак-лап калу өчен башка кешеләргә күпме зыян китерүемне аңламаганмын».

Суд утырышы тәмам. Нәтиҗәдә суд хөкем ителүче кызны 11 елга гомуми режимлы колониягә, хөкем ителүче егетне 10 ел да 6 айга каты режимлы колониягә хөкем итте.

Хөкем карары әле үз көченә кермәгән һәм аның буенча тиешле тәртиптә шикаять белдерү мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса