Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче эшмәкәр дару чараларын законсыз җитештерүдә гаепләнә

Ул шулай ук законсыз эшмәкәрлектә гаепләнә.

Әлмәт прокуратурасы 60 яшьлек эшкуарга карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ир законсыз эшмәкәрлектә, теркәлмәгән дару чаралары белән эш итүдә, шулай ук законсыз дару чаралары җитештерүдә гаепләнә. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2016 елның гыйнварыннан 2021 елның 19 мартына кадәр ир-ат Әлмәттә I, II һәм III куркынычлылык классындагы шартлату  һәм химик куркыныч җитештерү объектларын эксплуатацияләүгә бәйле эшмәкәрлек эшчәнлеген башкара.

Шул ук вакытта эшкуарның әлеге эшчәнлекне тормышка ашыру өчен хокук билгели торган документлары булмый.

Тикшерү фаразлаганча, ир законсыз рәвештә 11 миллион сумнан артык табыш алган.


Шулай ук, 2016 елның февраленнән 2017 елның февраленә кадәр ул законсыз рәвештә 285 мең сумлык медицина кислородын җитештерү һәм дәвалау оешмасына китерү оештырган.

Ир үз гаебен тулысынча таныды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса