Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле инвестицияләр белән акча эшләргә теләп, 436 мең сум акчасын югалткан

Гомумән алганда, ханым 5 кредит рәсмиләштергән һәм барлык акчаларны мошенникларга биргән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең кизү частенә алдау юлы белән акча урлау турында гариза белән 52 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүче сайтларның берсендә сатуларда катнашу мөмкинлеге турында реклама белдерүен күрә. Аңа трейдер компаниясенең сәүдә платформасына акча кертергә тәкъдим итәләр. Ул агентка шалтырата, ә аннары фирма белән онлайн-килешү төзи.

Шуннан соң 2021 елның сентябреннән ноябрьгә кадәр ул «трейдерлар» белән аралаша, кредитлар рәсмиләштерә һәм таныш булмаган кешеләргә акча күчерә.

Бу вакыт эчендә аны якын арада ул керткән барлык акчаларны да кире алачак, дип ышандыралар. Әмма ул акча да, процент та алмаган.

Шуннан соң ханым ярдәм сорап, юристларга мөрәҗәгать итәргә булган. Аларны ул да интернетта тапкан. «Белгечләр» үз ярдәмен 106 мең сумга бәяләгән. Зыян күрүче чираттагы кредит рәсмиләштергән һәм барлык акчаларны «белгечнең» банк счетына күчергән.

Юрист телефонына акча күчергәннән соң, ул югала. Нәтиҗәдә, ханым полициягә мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса