Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә наркотиклар җитештерүче ир-атны хөкем иттеләр

Әлмәт шәһәре прокуратурасы 7 сентябрь көнне 47 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны җинаять кылуда, законсыз рәвештә наркотик матдәләр сату максатыннан башка законсыз сатып алуда, саклауда гаепле дип тапкан.

Судта 2021 елның 9 февралендә 11 сәгать 50 минуттан 13 сәгать 25 минутка кадәр Әлмәт шәһәрендә яшәүче 47 яшьлек кешенең, алдан сатып алынган ингредиентлардан үз өендә наркотик чара-мәк саламы экстрактын ясаган, аның бер өлешен эчке иньекция юлы белән кулланган, ә массасы 1,183 грамм булган өлешен полиция хезмәткәрләре тартып алганчы үз фатирында законсыз саклаган булуы ачыкланган.

Суд утырышы барышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таный, кылган гаепләренә үкенүен белдерә. Элегрәк шундый ук җинаять кылган өчен хөкем ителгән булган.

Суд карары белән аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә 1 елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса