Шәһәр прокуратурасы 56 яшьлек әлмәтлегә карата ачылган җинаять эшен судка юнәлткән.
Ул хокук саклау органнарына карата көч куллануда гаепләнә.
Тикшерү фаразлавы буенча, 19 март көнне ир-ат исерек килеш Opel Insignia машинасында Кәләй авылы янында кюветка төшә.
Һәлакәт урынына полиция хезмәткәрләре килгәч, ул хокук саклау органнары вәкиленең битенә башы белән суга. Ул үз гаебен таныган.