Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә үзизоляция режимын бозган эшмәкәр штрафка тартылды

Әлмәт шәһәр суды эшмәкәрне РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 маддәсе буенча, ягъни "Гадәттән тыш хәл вакытында яки барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү"дә гаепле дип таныган.

Чираттагы рейд барышында полиция хезмәткәрләре Радищев урамы буенча урнашкан трикотаж эшләнмәләр кибетенең эшләвен ачыклаган.

Сәүдә ноктасының эшчәнлек төре коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору режимы буенча тыелган санала. 

Полиция хезмәткәрләре эшмәкәрне җаваплылыкка тарту өчен материаллар әзерләгән. Суд эшмәкәрне 30 мең сум штраф рәвешендә җәзага тарткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса