Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда медицина хезмәткәрләре өстәмә түләүләр алачак

Беренчел медик-санитар һәм махсуслаштырылган ярдәм күрсәтүче югары белемле медицина хезмәткәрләре материаль ярдәм алачак.

Татарстанда стационар шартларда беренчел медик-санитар һәм махсуслаштырылган ярдәм күрсәтүче Югары медицина белеме булган медицина хезмәткәрләре "Ковидлы түләүләр" алачак. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде. 

«ТР Министрлар Кабинеты карар бирә: яңа коронавирус йогышы ачыкланган гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләренең аерым хезмәт шартлары һәм өстәмә йөкләнеше өчен стимуллаштыру характерындагы түләүләр бирү тәртибен кертергә», — дип хәбәр ителә документларда. 


Хәзер бүлекчәләрнең югары медицина белеме булган табиблары һәм медицина хезмәткәрләре 2019 елның тугыз аенда Татарстан Республикасында эштән уртача айлык керемнең 80% күләмендә ярдәм алачаклар. 

Медицина булмаган юнәлеш буенча югары уку йортларын тәмамлаган һәм стационар шартларда махсус ярдәм күрсәтүче табиблар һәм медиклар узган елның тугыз аенда Татарстан территориясендә эшчәнлектән уртача айлык керемнең 100% күләмендә компенсация алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса