Бу хакта бүген район башлыгы Тимур Нагумановның туры эфиры барышында мәгълүм булды.
"Бүгенге көндә Әлмәт районы буена коронавирус белән авыруның рәсми рәвештә расланган 28 очрагы исәпләнә. Авыруларның 3 се госпитализациядә, 20 кеше өйдә дәвалана һәм 5 кеше рәсми рәвештә савыккан дип санала", - диде Тимур Нагуманов.
Онкология диспансеры базасында җәелдерелгән госпитальдә бүгенге көндә 15 пациент дәвалана.
"Соңгы тәүлектә госпитальдән 5 кеше чыгарылган. Аларның өчесе терелгән һәм ике кеше үзәк район хастаханәсенә күчерелгән", - диде район башлыгы.
Соңгылары буенча тискәре рәсми анализлар килгән. Башлангыч чорда билгеләре охшаш булу сәбәпле, аларны госпитальгә урнаштырган булганнар.
Барлыгы 249 кешегә карантинда булу турындагы күрсәтмә бирелгән.