Әлмәттә коронавирус белән авыруның 78 яңа очрагы ачыкланган
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның 78 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда 996 кеше коронавирус йоктырган.

Узган тәүлектә Татарстанда  коронавирусның  яңа 996 очрагы ачыкланган. 73 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 923 кеше өйдә дәвалана.

4 февральгә  Татарстанда 52 398  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Пандемия башланганнан бирле 39 914  (+278) кеше терелгән.