Татарстанда коронавирус тагын 10 кешенең гомерен өзгән.
11 ноябрьдә тагын 10 татарстанлының коронавирустан үлүе билгеле булды. Мәгълүматны оперштаб хәбәр итә.
Җиде хатын – кыз коронавирус инфекциясенең корбаны булган, алар 1934 (2 кеше), 1937, 1938, 1946, 1958, 1982 елгы. Шулай ук өч ир – атның үлеме теркәлгән-аларның икесе 1932 елда туган, берсе 1956 елда туган.
Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
11 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда коронавирустан 1099 үлем очрагы теркәлгән.