Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә ноябрь бәйрәмнәрендә вакцинация пунктлары гадәти режимда эшли

Әлмәттә прививкалар ясау пунктлары ноябрь бәйрәмнәрендә элекке режимда эшли.

Эш сәгатьләре буенча бары тик аз гына төзәтмәләр кертелергә мөмкин – һәр пункт яңартылган кабул итү графикларын урнаштырган. Шул ук вакытта табиблар билгеләп үткәнчә, ажиотаж узган һәм һәр ноктада вакцинаны чиратсыз ала алачак. 

Медицина хезмәткәрләре сүзләренә караганда, Чехов ур., 21а адресы буенча урнашкан яңа вакцинация пункты турында бик азлар гына белә. Шуңа күрә бирегә килүчеләр дә күп түгел, көненә 60ка якын кеше килә. Прививка ясатырга килгән кешеләр өчен барлык шартлар да тудырылган – элгечләр, бланклар тутыру өчен өстәлләр,  бәдрәф һәм аерым керү урыны бар.

Вакцинация пункты дүшәмбедән җомгага кадәр 7.00-13.00 сәгатьләрдә эшли. Бәйрәм көннәрендә дә 13.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Башка нокталар шулай ук ноябрь бәйрәмнәрендә эшләячәк, бары тик кабул итү сәгатьләре генә үзгәрергә мөмкин. Графиклар белән прививкалар ясау пунктларында танышырга мөмкин. 

 

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса