Татарстанда коронавирус белән авыруның 184 яңа очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә коронавирусның яңа 184 очрагы ачыкланган. 55 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 129 кеше өйдә дәвалана.
2 ноябрьгә Татарстанда 31 144 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 25 497 (+153) кеше терелгән.