Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Коронавирус

Әлмәттә вакциналаштыру дәвам итә

Бөтен ил өчен катлаулы булган коронавирус пандемиясе белән бәйле бу чорда, максималь тиз медицина ярдәме күрсәтү өчен, Әлмәт район үзәк хастаханәсе тарафыннан халыкны COVID-19га каршы вакцинацияләүнең өстәмә пунктлары ачылган иде.

Бүгенге көндә түбәндәге бүлекчәләрдә прививка ясатырга мөмкин:
1. 1 поликлиника, Төзүчеләр проспекты, 30/1, 105 нче бүлмә (дүшәмбе-җомга 08.00-18.30, шимбә-08.00-12.30), электрон язылу буенча (электрон чират терминалы, дәүләт хезмәтләре порталы аша)
2. 1 поликлиника, Төзүчеләр проспекты, 30/1, 102 нче бүлмә (дүшәмбе-җомга 08-00-13-00), тере чират буенча.
3. 2 поликлиника, Түбән Мактама, Промышленная ур., 1А йорт, 101 нче бүлмә, 102 нче кабинет (дүшәмбе-җомга, 08.00-18.00, шимбә - 08.00 -13.00 ), электрон язылу буенча электрон чират терминалы, дәүләт хезмәтләре Порталы аша һәм тере чират буенча.
4. Ленин ур., 195 адресы буенча урнашкан 1 нче гомуми практика табибы офисы (дүшәмбе-җомга   08.00- 15.00), тере чират буенча
5. Әминов ур., 6 йортта урнашкан 2 нче гомуми практика табибы офисы (дүшәмбе-җомга 08.00-15-00), тере чират буенча
6. "Республика кан үзәге" филиалы түбәндәге адрес буенча: Ленин ур., 157 йорт (дүшәмбе-җомга 13.00-18.00), тере чират буенча
7. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының медицина пункты Ленин ур., 39 йорт (дүшәмбе-җомга 15.00-20.00 гә кадәр), тере чират буенча
8. "Мирас"  спорт-сәламәтләндерү комплексы, Шевченко ур., 55 йорт (дүшәмбе-җомга 13.00-18.00), тере чират буенча.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса