Татарстанда коронавирус белән авыруның 46 яңа очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә коронавирусның яңа 46 очрагы ачыкланган. 14 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 32 кеше өйдә дәвалана.
1 сентябрьгә Татарстанда 25 511 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 22 301 (+46) кеше терелгән.