Татарстанда коронавирус белән авыруның 38 очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә коронавирусның яңа 38 очрагы ачыкланган. 11 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 27 кеше өйдә дәвалана.
27 июньгә Татарстанда 22 324 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 20 085 (+16) кеше терелгән.