Киләсе атнада Татарстанның сәүдә үзәкләрендә битлекләрдән йөрүне контрольдә тоту көчәйтеләчәк
Ведомство хезмәткәрләре сәүдә үзәкләрендә, кафеларда һәм предприятиеләрдә тәртип бозуларны ешрак табалар.
Киләсе атнадан республиканың сәүдә үзәкләрендә татарстанлыларның битлек киеп йөрүләре буенча тикшерүне көчәйтәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, ведомство хезмәткәрләре ешрак сәүдә үзәкләрендә, кафеларда һәм предприятиеләрдә тәртип бозуларны табалар.
"Киләсе атнада без сәүдә комплексларында эшне көчәйтәчәкбез, чөнки без аларда битлекләрсез йөрүче кешеләр күп булуын күрәбез", – дип аңлатты Патяшина.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре концерт залларында һәм театрларда закон бозуларның иң күбесен терки.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа