Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы теркәлмәгән
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы теркәлмәгән

Татарстанда COVID-19 белән тагын 75 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 75 очрагы ачыкланган. 9 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 66 кеше өйдә дәвалана.

24 ноябрьгә Татарстанда 9848 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 8598 (+71) кеше терелгән.