Әлмәттә коронавирус белән авыруның 3 яңа очрагы теркәлгән.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 46 очрагы ачыкланган. 6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 40 кеше өйдә дәвалана.
⠀
30 октябрьгә Татарстанда 8374 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 7439 (+95) кеше терелгән.