Үткән тәүлектә Россиянең 82 төбәгендә яңа коронавирус инфекциясене йоктыруның 10 581 очрагы ачыкланган.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 86 яңа очрагы теркәлгән. Шуларның 21 кеше хастаханәгә урнаштырылган, ә 65 кеше өйләрендә дәвалана.
2 очрак читтән кайтучылар, калганнары — авыру белән элемтәдә булган.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр - 8
18 дән - 30 яшькә кадәр - 7
30 дан - 50 яшькә кадәр - 26
50 дән - 60 яшькә кадәр - 24
60 тан – 70 яшькә кадәр - 12
70 тән - 80 яшькә кадәр – 7
80 нән - 90 яшькә кадәр -2
Шәһәрләр буенча:
Казан - 42
Чаллы - 11
Түбән Кама - 7
Питрәч -2
Чистай -1
Чирмешән - 1
Алабуга - 1
Яшел Үзән - 2
Әгерҗе - 1
Лениногорск -1
Буа - 2
Саба - 6
Сарман -2
Арча - 2
Әтнә -1
Апас -1
Балтач - 1
Биектау - 2
Коронавирус авыруы ачыкланганнан алып, барлыгы 145 кеше дәваланып терелгән, соңгы тәүлектә 15 кеше хастаханәдән чыккан.