Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Бүгенге көндә Әлмәт госпиталендә 11 пациент дәвалана

Бу хакта бүген туры эфир барышында район башлыгы хәбәр итте.

Бүгенге көндә медицина күзәтүе астында Әлмәт районында 131 кеше исәпләнә. 

"Соңгы көннәрдә госпитальгә диагнозлары расланмаган берничә кеше өстәлде. Ләкин аларның билгеләре охшаш. Алар үзләрен бик үк яхшы хәл итми. Нигездә бу өлкән яшьтәге кешеләр. Бүген госпитальда 11 пациент бар",-  диде район башлыгы.

Бүгенге көндә Әлмәттә рәсми рәвештә барлыгы 7 диагноз расланган.

"Алар башта провизный госпитальгә урнаштырыла. Анализлары расланган очракта авыру төп госпитальгә күчерелә. Нәтиҗәләр тискәре булса, аны гади хастаханәгә күчерәләр. Ләкин бу кешенең хәле уңай түгел икән, ул шулай ук госпитальнең аерым бер боксына урнаштырыла. Биредә ул башка авырулар белән контакка керми", - диде Тимур Нагуманов.

Район башлыгы шулай ук алынучы беренчел анализларның күбәюен дә билгеләп үтте.  
"Әлмәт районында хәзерге көндә 88 кеше мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләүдә булырга тиеш. Алардан 46 кеше ул коронавирус авыруы расланган яки беренчел расланган кешеләр белән аралашучылар һәм 42 кеше алар белән яшәүче гаилә әгъзалары", -диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса