Зиратка барырга рөхсәт ителәчәк
6 майдан Татарстан халкының СМС- пропусклар системасы аша зиратларга бару мөмкинлеге булачак.
ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.
«Яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында кертелгән тыю һәм чикләүләр гамәлдә булган чорда Татарстан Республикасында хәрәкәт итүгә махсус рөхсәт бирү тәртибенең <...> 5 нче пунктның 4 нче подпунктына түбәндәге редакцияләүдә үзгәреш кертергә: “4) зиратка бару“, – диелгән документта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа