Хирурглар изоляциясез чыбыкны тоткан Әлмәт яшүсмеренә ярдәм иткәннәр
Фаҗигаләр

Хирурглар изоляциясез чыбыкны тоткан Әлмәт яшүсмеренә ярдәм иткәннәр

Хәзер укучының тормышына берни дә янамый.

Әлмәттә 14 яшьлек яшүсмер изоляциясез чыбыктан ток бәргәннән соң куллары пешкән хәлдә хастаханәгә эләгә. Бу хакта үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәзер укучының тормышына берни дә янамый, ул инде өенә кайтарылган. Табиблар искә төшергәнчә, ташландык төзелешләр һәм объектлар — югары куркыныч зонасы. Өзелгән чыбыклар һәм ватык җиһазлар фаҗигагә китерергә мөмкин, шуңа күрә мондый урыннарны читләтеп үтү мөһим.