Төзек булмаган үткәргечләр аркасында Әлмәттә йортка ут капкан
Ут мебельгә һәм мансарданың стеналарына зыян китерә.
Әлмәтнең Декабристлар урамында бер катлы торак йортта янгын чыккан. Коткаручылар килгәнче, бина хуҗасыанда электрны өзгән. Бу вакытта мансардтан төтен бөркелгән. Түбә астыннан төтен чыккан. Янгын сүндерүчеләргә янгынны бетерү өчен санаулы минутлар кирәк була. Дүрт «квадрат» мәйданында ут мебельгә һәм мансарданың йокы бүлмәсе диварына зыян китергән.
Моңа элек электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпче булган, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге тикшерүчеләре.
Фото: Татарстан буенча баш идарәсенең Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа