Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында янгын мунчаны һәм каралты-кураны юк итте

Янгынның мәйданы 33 «квадрат»ны тәшкил иткән.

Әлмәт районының Миңнебай станциясендә Ленин урамында янгын чыккан. Урынга ашыгыч хезмәтләр килә. Район күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләрне янган корылмалар хуҗасы каршы алган. Ул вакытта мунча һәм каралты-кураны ут чолгап алган була инде. Теләсә кайсы вакытта ялкын яну учагыннан өч метр ераклыкта урнашкан күрше торак йортка күчәргә мөмкин иде. Янгын сүндерүчеләр күрше бинаны саклап кала алган. Нәтиҗәдә 33 кв.м мәйданда мунча һәм каралты-кура янып беткән. Моңа  электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу сәбәпче булган.

Фото: Әлмәт районы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса