Бәхетсезлек очрагы 15 майда Совет урамындагы төзелеш мәйданчыгында булды.
10 нчы кат биеклегеннән егылып төшкән 19 яшьлек әлмәтле эшченең вакыйга булган урында ук гомере өзелә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗиганең сәбәбе - куркынычсызлык техникасын бозу. Урынга Әлмәт прокурорының беренче урынбасары Марсель Гыймаев барган.
«Хезмәтне саклау турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерү оештырылды. Бу хәлнең шартлары ачыклана», - дип хәбәр итте ТР про-курорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Төзелештә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылган. «Тикшерү күзәтчелек ведомствосында контрольгә алынды», - дип өстәде Руслан Галиев.