Татарстанда янгында бер бала янып үлгән
Татарстанның Сарман районында янгында 5 яшьлек бала һәлак булган. Әлеге факт буенча тикшерү башланган.
Кичә, 21 декабрьдә көндез Сарман районындагы Саклау Баш авылындагы йортларның берсендә янгын чыккан. Сүндергәндә анда 5 яшьлек малайның үле гәүдәсе табылган. Бу йортта 2яшьтән 14 яшькә кадәрге 4 балалары булган 6 кешелек гаилә яшәгән.
Тикшерү комитетының беренчел мәгълүматлары буенча, өйдә янгын электр үткәргечләреннән чыккан. Әти-әниләре янгыннан өч балаларын гына коткарып кала алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа