Коточкыч: яшь егет янып үлгән
Татарстанның Азнакай районында чыккан янгын кеше үлеме белән тәмамлана.
Ут районның Мәнәвез авылында бер шәхси йортны камап ала. Янгынның мәйданы 48 квадрат метр тәшкил итә. Ут белән көрәшүчеләр "кызыл әтәч"не авызлыклаганда 1991 елгы егетнең үле гәүдәсенә юлыга. Янгын электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа