Бер йорт ишегалдындагы сарайда 14 яшьлек үсмернең асылынып торган гәүдәсенә тап булалар.
«Үз-үзеңә кул салуга китереп җиткерү» маддәсе буенча шунда ук җинаять эше кузгатыла. Әмма тикшерү барышында аның тәнендә бау белән буган эз рәвешендәге җәрәхәтләр табыла. Шуларны игътибарга алып, җинаять билгеләре буенча тикшерү башлана.
Бу хәл Чистайда була. Үсмер быел җиденче сыйныфны тәмамлаган. Тикшерүчеләр үлемнең сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль.