Торак йорт ишегалдында уйнап йөргән баланың баш сөяген ук тишеп, баш миенә үтеп кергән.
Малайлар җәядән ук атып уйный торган булганнар. Хәзерге вакытта малайның башына операция ясаганнар. Укны алганнар. Санкт-Петербургта булган бу хәл буенча тикшерү бара.