Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә шарлавыклы буаларда пычранудан саклану өчен конструкция урнаштырдылар

Зарарлы матдәләрнең суга үтеп керүенә комачаулаучы киртәләр берничә катлам материалдан тора.

Әлмәттә шарлавыклы буаларда экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре бон киртәләр куйдылар.

Алар, белгечләр ышандыруынча, сулыкларның пычрануын булдырмаячак һәм чисталыкны саклаячак.

Конструкция зарарлы матдәләрнең суга үтеп керүен булдырмый торган берничә катлам материалдан тора. Планнарда локаль чистарту корылмалары урнаштыру. Белгечләр билгеләп үткәнчә, алар күл, хайваннар, кошлар һәм үсемлекләр өчен куркынычсыз.

Департамент директоры урынбасары Гадел Галимов әлмәтлеләрне чүп-чарны сулыкка ташламаска өндәде. Ул билгеләп үткәнчә, бу каскадларны чистарту эшен кыенлаштыра.

Фото: скриншот видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса