Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

«Экологично.Казань» волонтерлары Әлмәттә икенчел чимал кабул итәчәкләр

Мобиль кабул итү пункты «Каракүз» фестивале кысаларында эшләячәк.

26 һәм 27 июльдә Әлмәттә «Каракүз-2024» кысаларында «Азатлык» урам мәдәнияте фестивале узачак. Экология фестивале мәйданчыгы индустриаль скверда урнашачак һәм 26 июльдә 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр 27 июльдә 14.00 дән 20.00 гә кадәр кунакларны көтәчәк.

Эко-волонтерлар мастер-класслар үткәрәчәк, күп тапкыр кулланыла торган альтернативалар һәм эшкәртү  турында сөйләячәкләр. Бу очрашу кысаларында сезгә кирәк булмаган, әмма башкаларга кирәк булган предметлар белән алмашу мөмкинлеге булачак.

Моннан тыш, волонтерлар икенчел чимал да кабул итәләр. Мәсәлән, узган ел фестиваль кысаларында 13,5 килограммнан артык сирәк төр фракцияләр җыелган иде.

Эко-очрашуда тапшырырга мөмкин булачак:

* кырыну станоклары

 таблеткалардан блистерлар

* ручкалар

 • пластик капкачлар

 фломастерлар

• кремнардан, теш пасталарыннан капкачлар (чиста, киселгән килеш)

* CD/DVD дисклар

* эчемлекләрдән чиста пластик шешәләр

* ватык телефоннар

• чыбыклар һәм алардан зарядкалар

• чиста фольга

• киселгән килеш дой-пак

 теш щеткалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса