Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт волонтерлары шәһәр сусаклагычын җыештырды

Эко-активистлар 9 куб чүп-чар җыйды.

Экологик икеайлык дәвам итә, димәк, волонтерлар чираттагы өмәгә җыелдылар. Шәһәрнең эко-активистлары өчен очрашу урыны  үзгәрмин –  җыештыру шәһәр сусаклагычында узды.

Шәһәр сусаклагычы территориясе һәм акваториясе барлык битараф булмаганнарны даими җыештыру урыны. 

«Ел саен без бу урында өмәләр үткәрәбез һәм берничә тапкыр. Халык өчен яраткан ял урыны, монда балыкчылар да була. Кызганычка каршы, үзләреннән соң чүп-чар калдыралар», - дип билгеләп үтте экология департаменты башлыгы урынбасары Илдар Нәбиуллин.

Чүп-чарның сулык ярларында ял итүче шәһәр кешеләреннән генә түгел, балыкчылардан да калуы турында сезонның беренче өмәсендә катнашучылар да сөйләде. Май бәйрәмнәре алдыннан биредә  40ка якын кеше  30 капчык чүп-чар җыйган.

«Спорт учреждениеләренең барлык хезмәткәрләре шәһәр сусаклагычына аквабайк чемпионатына әзерләнү өчен өмәгә чыктылар», - дип төгәлләде районның спорт идарәсе башлыгы Флорис Гарипов.

Акваториядә дә спортчыларны күрергә мөмкин иде. Аларга күнегүләр генә түгел, чыгыш ясау да уңайлырак булсын өчен, 30 кеше судан пластик шешәләр, пакетлар чыгарды Җыештыруда катнашучылар судан һәм сулык ярларыннан барлыгы 9 куб чүп-чар алып чыкканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса