Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә «Беренчеләр» хәрәкәте вәкилләре һәм музыка көллияте студентлары агач утырттылар

Усаклар һәм каеннар утыртылды.

19 майда билгеләп үтелә торган «Буыннар элемтәсе бакчасы» һәм «Пионерлар көне» акциясе кысаларында музыка көллияте, «Беренчеләр»  хәрәкәте активистлары "Экология һәм төзекләндерү департаменты" МБУ ярдәме белән, шарлавыклы буалар территориясендә триплоидлы усак һәм каеннар утырттылар.

Бу яшь агачлар безнең шәһәрне бизәп кенә калмый, ә безнең барыбыз өчен дә сәламәт һәм экологик яктан уңайлы мохит булдыру өчен мөһим адым . Бу инициатива ярдәмендә безнең һәрберебез табигатьнең матурлыгыннан ләззәтләнергә һәм планетабызның киләчәге турында кайгыртырга мөмкинлек ала, дип хәбәр итә оештыручылар.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса