Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт гаиләләре шәһәрне яшелләндерүгә үз өлешләрен керттеләр

Барлыгы 66 гаилә катнашты.

Әлмәттә Гаилә елына багышланган "Гаилә агачы" экологик акциясе узды. 66 гаилә яшь үсентеләр утыртырга һәм туган шәһәрләрен яшелләндерүдә үз эзләрен калдырырга килгән.

Әлмәтлеләр  акциядә зур энтузиазм белән катнаштылар һәм Әлмәтне төзекләндерүгә үз өлешләрен керттеләр.

– Безнең бурыч-Әлмәтне яшел,  уңайлы итү. Алга таба паркларыбызны һәм скверларыбызны сыйфатлы агачлар белән яшелләндерәчәкбез, аларны шәһәр халкының фикерләрен һәм теләкләрен исәпкә алып төзекләндерәчәкбез. Киләсе елга безнең бу мәсьәләдә зур планнарыбыз бар, - дип уртаклашты шәһәрне яшелләндерү планнары белән Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.

Гаилә утырткан һәр үсенте буыннар дәвамлылыгы, мәхәббәт һәм кечкенә Ватан турында кайгырту символына әверелде.

Мондый гаилә экологик инициативалары үсеп килүче буынга әйләнә-тирә дөнья турында кайгыртуның кыйммәтле күнекмәләрен тәрбияләргә ярдәм итә.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса