Әлмәт районында экологлар кушуы буенча чүплекне бетерделәр
Экология

Әлмәт районында экологлар кушуы буенча чүплекне бетерделәр

Мәйданы 120 «куб» тәшкил итә.

Экологлар Әлмәт районын тикшергәндә чүплеккә очраган. Ул Кама-Исмәгыйль авыл җирлегендә бункер мәйданында 250 кв. м. урнашкан. Чүплекнең күләме 120 "куб"  тәшкил итә.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районы башкарма комитеты адресына кисәтү юллады. Чүплек бетерелде, ә территория тәртипкә китерелде, дип хәбәр итә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.