Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтнең «Дорожник» бакча җәмгыятендә халык шикаятеннән соң чүплек бетерелде

36 кв.метр җир чүпләнгән булган.

Әлмәтлеләр экологларга «Дорожник» бакча җәмгыятендәге чүплектән зарлана. Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыгып, территорияне тикшерәләр һәм калдыкларны ташлау фактын раслыйлар. Чүпләнгән җир участогы территориясе 36 кв.м, күләме 12 куб. м тәшкил итә. Җир участогы  муниципалитет милкендә була.

Шуннан соң Әлмәт башкарма комитетына кисәтү җибәрелә. Кыска вакыт эчендә чүплек юкка чыгарыла.

 

 

 

Фото: ТР экология министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса