Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт районындагы Алтын һәм Алтынай кояш бөркетләре гаиләсе зурая

Ата бөркет белән ана бөркет ярыша-ярыша йомыркалары өстендә утыра.

Алтын  һәм Алтынай көне-төне йомырка өстендә утыралар. Аны узып баручы кош урламасын өчен саклыйлар. Ояны ботаклар белән бизәп торалар. Алтын, һәрвакыттагыча, үзенең дизайнерлык сәләтен күрсәтергә тели. Кайчак перчатканы алып кайтып, аны оя өстенә сала, кайчак матур пакет, кайчак мамык таба.

Кайчак әллә нинди сәер нәрсәләр алып кайта, аны кая беркетергә белми аптырый. Менә скриншотта Алтынның аякларындагы  озын кара әйбер, хатыны алдында нинди табыш алып кайтуы белән мактана.

Бөркетләр йомыркаларын әйләндереп торалар. Йомырка өстендә утыру өчен гел ярышып торалар. Бер-берләрен этеп чыгаралар. Йомырка өстенә беренче булып утырырга тырышалар.

Алтынай хатын-кызлар кебек хәйләкәр Ул ояга кереп, ботакларны күчереп, әкрен генә җыештыра башлый, Алтынны хәрәкәт итәргә мәҗбүр итә, ә үзе бац! һәм йомырка өстенә кереп утыра.

Ә Алтын үзсүзлелек белән сөйгәненә һөҗүм итә, аны үз урыныннан куып чыгара. Ләкин, хатынының куркыныч карашын күргәч, еш кына чигенә.

Волонтерларның әле бөркетләр арасында мондый очракны күргәне булмаган. 

Тиздән ояда яңа туган бөркетләр барлыкка киләчәк. Беренче бөркет 20-21 майда, ә икенчесе 23-24 майда  чыгачак. Әлеге күренешне сылтамалар буенча күзәтергә мөмкин:

Вконтакте: https://vk.com/video/@altynychi
Ютуб: https://youtube.com/live/9aEc4z2PTt0

 

 

 

Фото: Алсу Жукова скрин видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса