Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Татарстанда яшәүчеләргә урманнарга бару өч атнага чикләнә

Республика халкы 8(843) 221 37 95 номерына шалтыратып, өстәмә мәгълүматны белешә ала.

Зарарлы организмнардан эшкәртелү сәбәпле, Татарстан урманнары территорияләренә бару өч атнага чикләнә. Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин шундый карар имзалады.

21 көн дәвамында урманнарда җәяү йөрү генә түгел, анда транспортта йөрү дә тыелачак. Эшкәртелә торган участок чикләреннән 300 метр ераклыкта кисәтү аншлаглары урнаштырылачак.

Чикләү Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Чистай урманчылыклары территориясендә гамәлдә булачак.

Татарстан халкының урманнарда булуы чикләнгән чорда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының «Урман янгыннары үзәгендә» бердәм контакт-үзәк эшләячәк.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса