Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт районында каты коммуналь калдыкларны чыгару графигы яңартылачак

Үзгәрешләр коммуналь хезмәтләрне өзлексез күрсәтүне тәэмин итү һәм бункер мәйданчыкларында рөхсәтсез чүплекләр барлыкка килү куркынычын киметү өчен булды.

Әлмәт районы авыл җирлекләрендә 24 апрельдән каты коммуналь калдыклар чыгару графигы яңартылачак.

Һәр торак пунктның һәр урамына хезмәт күрсәтүнең актуаль графигы белән «Гринта» каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы сайтында танышырга мөмкин. Яңартылган логистика ярдәмендә чүп ташучылар һәр авыл җирлегенә билгеле бер вакытта килә алачак.

"Без халык  өчен калдыкларны вакытында һәм нәтиҗәле чыгаруның мөһимлеген аңлыйбыз һәм яңартылган график безгә хезмәтләребезнең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәр дип ышанабыз», — дип билгеләп үтте «Гринта» ҖЧҖ операцион директоры АлександрОленин. - Расписание буенча махсус техниканың килүен көтәргә мөмкинлеге булмаганнарга шәхси контейнерларны яки калдыклар салынган пакетларны хәрәкәт маршруты буенча алдан куярга киңәш ителә.

Графикны яңарту Әлмәтнең күпфатирлы йортлары ишегалларындагы контейнер мәйданчыкларына тәэсир итмәячәк. "Гринта" аларга хезмәтне гадәти режимда күрсәтәчәк.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса