Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Өмә гөрләп узды

Әлмәттә өмәгә бөтен шәһәр һәм район күмәкләп чыкты.

Муниципаль хезмәтләр, «Татнефть»нең структур бүлекчәләре, идарәче компанияләр, мәгариф учреждениеләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр, эшмәкәрләр һәм шәһәр предприятиеләре белән беррәттән торак йортларда яшәүчеләр дә өмәдә бик теләп катнаштылар.

Биләмәләрне җыештыруга барлыгы 8300 кеше һәм 200 дән артык берәмлек техника җәлеп ителгән. Каты көнкүреш калдыклары полигонына 1080 кубометр чүп чыгарылган. 1 апрельдән бирле каты көнкүреш калдыклары полигоны санитар-экологик икеайлык кысаларында җыелган 4500 кубометр калдыкларны һәм чүп-чарны кабул иткән.

 

Студентлар белән очрашу

 

ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов студентлар хезмәт отрядлары вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре Эльвира Тукфатуллина һәм Надежда Васильева студентлар отрядларының эшчәнлеге һәм эшче белгечлекләр буенча һөнәри белем бирү турында чыгыш ясадылар. Киңәшмәдә катнашучылар уку йортлары белән үзара хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре, яшьләрне эшкә урнаштыру буенча уңышлы практикалар һәм Әлмәт зона штабы базасында Татарстанның көньяк-көнчыгышы студентлар отрядларын формалаштыру турында фикер алыштылар.

 

Шәһәребез актив үсештә

 

Сусаклагыч территориясе шәһәр халкының яраткан ял итү урыннарыннан берсенә әйләнергә мөмкин.

Озын яр буе зонасында хәзерге вакытта бары тик йөрү юллары гына бар, башка һичнинди инфраструктура юк. Планда -  сусаклагыч зонасын үстерү. Ул берничә этапны үз эченә ала, шарлавыклы буаларның 7 нче чираты проекты да шул исәпкә керәчәк. Соңгысы ярдәмендә җәяүлеләр һәм велосипедчылар сусаклагыч территориясенә турыдан-туры барып җитә алачаклар. Биредә пляж, кафе, балалар мәйданчыгы, спорт өчен урын, пирслар һәм йөрү өчен юллар, шулай ук балык тотарга яратучылар өчен махсус урыннар да булдырылачак.

Төзелеш ике этапта узачак. Беренчесе 2023 елда ук башланыр дип планлаштырыла.

Сусаклагыч территориясен һәм шарлавыклы буаларның 7 нче чиратын төзекләндерү әлеге киңлекләрне ял итү өчен идеаль урынга әйлән-дерәчәк.

 

Тавыш бирүдә катнаш!

 

Шәһәрдә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруда һәр әлмәтле катнаша ала.

Моның өчен 15 апрельдән «Уңайлы шәһәр мохиты формалаштыру» программасы кыса-ларында киләсе елда төзекләндерү өчен объект сайлау буенча онлайн-тавыш бирү башланды. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Әгәр сиңа 14 яшь бар һәм син туган төбәгең киңлекләрен төзекләндерүләрен телисең икән, тавыш бирүдә катнашып, үзеңә ошаган объектны сайла. Һәр тавыш мөһим! Тавыш бирү түбәндәге сылтама буенча бара: https://gorodsreda.ru.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса