Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Бөтендөнья су көне

22 март - Су ресурслары көне. Әлеге көнне дөньякүләм әһәмияттәге дата буларак билгеләп узалар.

Су көне иң беренче чиратта киң җәмәгатьчелекнең, халыкның һәм хакимият органнарының игътибарын су чыганакларына җәлеп итү, кешеләрдә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан булдырылган. Чыннан да, соңгы елларда кешелек дөньясын су белән тәэмин итү глобаль проблемага әйләнеп бара. Статистик мәгълүматларга караганда, бүген планетада яшәүчеләрнең 60 проценты чиста суга мохтаҗ. Бүгенге көндә әлмәтлеләр чистартылган Кама суын эчәләр. Заманча технологияләр аны зарарсызландырырга ярдәм итә. Шулай да күп кеше эчәргә яраклы суны сатып алуга өстенлек бирә, чишмәдән алып кайтучылар да байтак. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үзләре казыткан кое суларын, чишмә суларын эчәләр, үзәкләштерелгән суүткәргечләрдән файдаланалар. Районда җәйге чорда су проблемасы әле дә мөһим булып кала бирә. Ә менә артезиан сулары белән тәэмин ителеш Әлмәт җирлегендә бик түбән - 2 процент кына. Шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең бу уңайдан фикерләрен ишетү өчен сораштыру уздырдык.

 

Эльвира Арсланова, Җиңү урамында яшәүче:

- Без РТСта үз йортыбыз белән яшибез. Шәһәрдә яшәсәк тә, суны үзебез казыдык. Бүгенге көндә безнең урамга су кермәгән. Кертсәләр, бик шат булыр идек. Эчә торган суыбызның сыйфаты яхшы, чәйләребез бик тәмле. 

Алмаз Хәсәншин, Елховой авыл җирлеге башлыгы:

- Аллага шөкер, инде 2017 елдан бирле авылыбызга килә торган суның сыйфаты яхшы. Аңардан хәзер хәтта минералка ясатырга була. Монысы шаярып әйтүем инде. Нефтьчеләрнең ярдәме белән артезиан скважиналары борауланып, фильтр станциясе куелды, яңа полиэтилен торбалар сузылды. Авылга су 9 километрлап ерак-лыктан килә. Шактый озын юл бу. Шуңа күрә дә эчәр суыбызның кадерен белергә кирәклеге турында онытмасак иде. Җәйге чорда әлеге мәсьәлә аеруча кискен тора.

 

 

Шамил Касыймуллин, Васильевка авыл җирлеге башлыгы:

- Су проблемасы авылда юк. Ул үзәкләштерелгән системадан килә. 2 скважина һәм ДНС-12 халыкны су белән тоткарлыкларсыз тәэмин итеп тора. Васильевкага килә торган су сос-тавы буенча бераз катырак, ә менә Улаклы Чишмәдә суның сыйфаты яхшы. Бу торак пунктның үзенең аерым скважинасы бар. Гомумән, су мәсьәләсендә зарланырга сә-бәпләр юк.

 

Кызыклы фактлар

lСуның якынча 1500 төрдәге формасы бар - кар суы, туфрак суы, яңгыр сулары һ.б.

lКеше елына уртача 60 тонна су куллана.

lСуга иң бай тукыма - ул күзнең пыяласыман тәне (99 % су), ә суга иң ярлысы - теш эмале, анда су бары тик 0,2 % кына.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса