Әлмәттә макулатура өчен агач үсентеләре тапшыру акциясе узачак
Экология

Әлмәттә макулатура өчен агач үсентеләре тапшыру акциясе узачак

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала: агач үсентеләрен алу өчен макулатура, ПЭТ яки батареялар тапшыру җитә.

9 октябрьдә 9.00-12.00 сәгатьтә «Экосервис» белән берлектә «Агачны бергә коткарыйк» акциясе уздырыла.

10 килограммнан артык макулатура тапшырып катнашучылар 1 җимеш үсентесе ала (алмагач, карлыган, кура җиләге)

Акция «Экология һәм төзекләндерү департаменты» территориясендә, 09-00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр үткәрелә.