Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә «Макулатурага алмашка үсентеләр» экологик акциясен үткәрәчәкләр

28 сентябрьдә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның туры эфирында экология һәм төзекләндерү департаменты директоры урынбасары Дарья Орлова булды, ул якын арада районда узачак экологик чаралар турында сөйләде.

Ул район мәктәпләре белән берлектә акцияләр оештырылуын, аның кысаларында мәктәп укучылары мәктәп территориясендә генә түгел, йортларның квартал эчендәге территорияләрендә дә агачлар утыртуда катнашун хәбәр итте.  Алар шулай ук утыртылачак агачлар турында да кайгыртачаклар.


Дарья Михайловна шулай ук бу шимбәдә, 2 октябрьдә, традицион "Макулатурага алмашка үсентеләр" экологик акциясе үткәреләчәген хәбәр итте.


Әлмәтлеләр макулатура алып килеп, алмашка үсентеләр алачак. Аларны департамент территориясендә Әминов ур., 9а адресы буенча бирәчәкләр.


Макулатура урынына халыкка ылыслы агачлар: кедр, пихта үсентеләре тәкъдим ителәчәк. Аларны департамент белән түләүсез нигездә эшли һәм урманнарны торгызуда актив катнаша торган «Русский лес» җәмгыяте бирәчәк. Шулай ук җиләк-җимеш үсентеләрен дә алырга мөмкин булачак, мәсәлән, алма, карлыган, кура җиләге.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса